Фәния апа Сөләймановага 90 яшь тулды

Каташ-Каран авылында гомер итүче Сөләйманова Фәния Галиәхмәт кызы үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга якыннары, туганнары Сабан туе көнне үк җыелып кайтканнар, бергә-бергә бәйрәм иткәннәр.

- Минем тормышымда Сабантуй белән бәйле вакыйгалар бик күп. Шул чорда туганмын, ирем Гаяз белән Сабантуйда таныштык, туебыз да шул көнгә туры килде. Хәтта улым Азат та Сабантуенда өйләнде. Беренче хезмәт көнем дә шул көнне булды. Шуңа күрә Сабан туйларын бик яратам мин, — диде юбиляр.

Бүген җирлек ветеранын Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды. Җирлек халкы исеменнән дә котлау сүзләрен җиткерде башлык һәм бүләкләде.

Фәния апага үз яшен һич биреп булмый әле. Яшь кызлардай, матур киенеп каршы алды ул безне. Кияве бүләк иткән затлы күлмәге йөзенә дә бик килешеп тора. Ул бик актив тормыш белән яши, замана әбисе. “Ил-көн хәбәрләрен социаль челтәрләр аша күзәтеп бара, “Сарман” газетасын яратып укый, хәтта ВКонтакте үзенең шәхси бите дә бар”, — диде килене Миләүшә.

Юбилее уңаеннан Фәния апага танылган эстрада артисты, Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров та тәбрик сүзләре юллаган.

- Тормышымнан бик канәгатьмен. Сөенеп, кадер-хөрмәттә яшим, Аллаһка шөкер, — диде 4 онык һәм биш оныкчыкның яраткан әбиләре Фәния апа.

Юбиляр хакында тулырак “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter