Путин: «2026 елда Россия Эчке тулаем продуктының үсеше 1% дәрәҗәсендә»
2026 елда Россиянең эчке тулаем продукты үсеше 1% ка якын тәшкил итә, икътисади динамика тыйнак, әмма позитив булып кала.
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм милли проектлар советы утырышында белдерде. "Беренче яртыеллыкта тулаем эчке продукт үсеше 0,6% тәшкил итте. Ә II кварталда бу 1,3% иде", — диде Президент.


