8 март ялларында Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк

Дүшәмбе, 9 мартта, Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Быел 8 март якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне дүшәмбегә, 9 мартка, күчерелә. Шул рәвешле, 7-9 марта, бәйрәм яллары көннәрендә, шәһәрдәге парковкаларга машиналарны бушлай куеп булачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар шимбә һәм якшәмбе, шулай ук бәйрәм көннәрендә бушлай эшли. Эш көннәрендә 19:00 сәгатьтән 08:00 сәгатькә кадәр парковка өчен түләү алынмый.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в Казахстане, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter