Казанда мотофестиваль үткәрелү сәбәпле, транспорт хәрәкәте чикләнә

23 майда Казанда «Язгы мотофестиваль» үткәрелү сәбәпле транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

Шәһәр Башкарма комитетының карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, 12:00-12:30 сәгатьләрдә урам-юл челтәренең түбәндәге участокларында хәрәкәт чикләнәчәк:

· Меңьеллык мәйданында — Ташаяк урамындагы 2А номерлы йорттан Кремль дамбасына кадәрге юлда;

· Кремль дамбасында — Меңьеллык мәйданыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр;

· Сибгат Хәким урамында – Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр;

· Чистай урамында – Сибгат Хәким урамыннан «Ак Барс Арена» стадионы тирәли боҗралы хәрәкәткә кергәнче;

· «Ак Барс Арена» стадионы тирәсендә боҗралы хәрәкәттә.

Өстәмә рәвештә 10:00-16:00 сәгатьләрдә чикләүләр кирәк булган очракта «Ак Барс Арена» стадионының P8 парковкасы зонасында да кертелергә мөмкин.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитетына күрсәтелгән участокларда вакытлы юл билгеләре урнаштырырга һәм кирәк булган очракта гамәлдәге күрсәткечләрне чехол белән каплауны тәэмин итәргә кушылган, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в регионах РФ, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Newsletter