Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдәге хәлләр турында: «Түбән Камадагы вакыйга зур сабак булды»

Чаллы шәһәр советы сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җәмәгать тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре республика һәм шәһәр өчен өстенлекле мәсьәләләр булып кала, дип белдерде.

Бу хакта Татар-информ яза.

«Узган елда криминоген вазгыять гомумән республикада һәм Чаллыда тотрыклы булды, хокук саклау органнары контролендә торды. Шул ук вакытта безне балигъ булмаган балалар арасында хокук бозу очраклары саны арту борчый. Чаллыда мондый очраклар саны 20 проценттан күбрәккә арткан», — диде Миңнеханов.

Ул шәһәр яшьләре арасында криминаль субкультура, экстремизм популярлашуга, төркемнәр формалашуга һәм наркотик препаратлар таратылуга игътибар итте.

ТР Рәисе имин булмаган гаиләләрне һәм хокукка каршы гамәлләр кылучы яшүсмерләрне вакытында ачыклау, шулай ук җинаять кылган өчен каралган җаваплылык чаралары турында аңлату эшен көчәйтергә кирәк, дип ассызыклады ул.

«Түбән Камадагы соңгы вакыйгалар зур сабак булды. Ата-аналар да карамый, читтән генә күзәтә, мәктәпләрдә дә иминлек системасы тиешенчә эшләми. Бу нинди хәл? Бала мәктәпкә пычаклар яки баллоннар белән килә – бу дөрес түгел!» – дип белдерде Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Қандай жаңалық бар?

Что нового?

Новости Қандай жаңалық бар?\Что нового? - освещение широкого спектра событий, происходящих в Казахстане, Центральной Азии, СНГ, странах ближнего и дальнего зарубежья.

Теги

#Дарья #партнерские роды #Иванушки International #Кирилл Туриченко #Антон Мотолько #Барановичи #Чёрные соловьи #Военно-промышленная комиссия #Профессионалитет #милли проектлар #Илкүләм проектлар #милли проект #Илкүләм проект #национальный проект #миңнеханов #госсовет рт #Ассамблея народов Татарстана #Епархия #Сергей Меликов #архиепископ Варлаам #Александр Невский #грузовой самолет С-17 #микрореактор #авиабаза Хилл #штат Юта #деревня #туризм в татарстане #высокогосркий район #зубр #Орловская область #Андрей Клычков #чрезвычайные ситуации #гражданская оборона #Сергей Штриков #кантон Вале #Гоппенштайн #запрет въезда #Александр Незлобин #СК РФ #врачебные ошибки #дипмиссии #Виктор Коронелли #энергетическая блокада #Ислам Махачев #пищевые привычки #тревожность подростков #потребление сладких напитков #Борнмутский университет #Евгений Чичваркин #иноагенты

Newsletter